16+

Хастаханәдә дәваланучы Лев Лещенко мөрәҗәгать белән чыкты

Россиянең атказанган артисты социаль челтәрләрдә үзенең җанатарларына видеомөрәҗәгать язган

Россиянең атказанган артисты социаль челтәрләрдә үзенең җанатарларына видеомөрәҗәгать язган

 Халык артисты Лев Лещенко Мәскәүнең Коммунаркадагы хастаханә палатасында яздырган видеоролигын
инстаграмдагы үз сәхифәсендә урнаштырган, биредә артист дәва ала. Әлегә аңарда коронавирус булуы шикле.

"Рәхмәт, чын күңелдән", - дип имзалаган үз постын Лев Валерьянович.

Җырчы видеоны палатада утырган килеш яздырган. Ул үзизоляциядә вакытта, "Надежда" җырын башкаруда, флешмобны хуплаучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Лещенко бар җанатарына да, сәламәтлек, иминлек теләде. 
- Өегезне, якыннарыгызны, сәламәтлегегезне саклагыз, чөнки ул безнең бердәнбер, - диде җырчы, шулай ук иң популяр җырларының берсе "Надежда"дан бер өзек җырлады. 

Моңарчы, "Шәһри Казан"  җырчының коронавируска янәдән анализ тапшырганын һәм хәзер аның нәтиҗәсен көтүе турында язып чыккан иде. 
 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

С Благодарностью, от всей души. #ЛевНадежда

Публикация от Лев Лещенко (@leshchenko_lv)

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading