Татарстан Республикасы почта элемтәсе бүлекләре «Хатлар языгыз» акциясендә катнашу өчен татар телендә үзенчәлекле открыткалар сатуга чыгарды.
Бу хакта «Россия почтасы» Татарстан бүлекчәсе директоры Регина Кузнецова үзенең «Инстаграм» сәхифәсендә сөйләде.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хатлар языгыз» татар телендә открыткалар җибәрү акциясен хуплады. Акция татар халкын хатлар ярдәмендә берләштерү максатыннан үткәрелә.
Акциядә катнашу өчен хат язарга һәм җибәрергә, шулай ук социаль челтәрләрдә #хатларязыгыз хештегы белән билгеләп куярга кирәк.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар