16+

Хатын-кыз пычак алса...

Казанда Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәте экипажы җинаять кылуда шик­ле хатын-кызны тоткарлады. Элек хөкемгә тартылганы булган 39 яшьлек ханым кеше үтерүдә гаепләнә.

Казанда Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәте экипажы җинаять кылуда шик­ле хатын-кызны тоткарлады. Элек хөкемгә тартылганы булган 39 яшьлек ханым кеше үтерүдә гаепләнә.

Кичке сәгать тугызынчы яртыда Казан шәһәре буенча ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренә Гудованцев урамындагы йортларда пычак җәрәхәте алган ир-ат турында мәгълүмат килә. Росгвардиячеләр ашыгыч рәвештә җинаять урынына юл тота. Зыян күрүчене әйтелгән фатир идәнендә табып алалар. Хокук сакчылары килгәндә, ул кеше җан биргән була инде. Аның никахсыз хатыны шунда ук фатирда тоткарлана.

Сораштыра башлагач, бу җинаятьне үзе кылуы билгеле булды. Бер фатирда яшәүчеләр арасында исереклек аркасында низаг чыга, бәхәс сугышуга күчә. Хатын-кыз, аш бүлмәсеннән пычак алып, ир кешенең күкрәгенә китереп кадаган. Табиблар 42 яшьлек ир-атның исән калырга бернинди мөмкинлеге булмавын әйтә – ул ярдәм килгәнче үк вафат булган.

Беркайда да эшләмәүче, элек хөкемгә тартылганы булган 32 яшьлек хатынны тоткарлап, полиция хезмәткәрләре кулына тапшыралар. Тикшерү эше дәвам итә.
 

Татарстан Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading