16+

Хатын-кыз торак йортның ишек алдында баланы бәрдереп китә

Казанда велосипедта йөргән бер бала үз йорты ишегалдында җиңел автомобиль тәгәрмәче астына эләгә.

Казанда велосипедта йөргән бер бала үз йорты ишегалдында җиңел автомобиль тәгәрмәче астына эләгә.

Машина белән идарә итүче хатын бу хәлдән соң, туктап та тормыйча күздән югалган. Юл-транспорт һәлакәте йортка куелган видеокамерага эләккән.
Авария 6 августта, иртән, Әлфия Авзалова урамындагы 15 нче йорт янында була. Кадрларда малайның машиналар артыннан кинәт кенә килеп чыгуы күренә, ә берничә секундтан соң аны җиңел машина бәрдереп китә.
Моннан соң да әле автомобиль баланы һәм велосипедны берничә метр өстерәп бара.
"Бала өйдә ята, бөтен җире күгәргән, йөри алмый, без әлегә полиция чакыртмадык", - дип хәбәр иткән зыян күрүченең туганы социаль челтәрләрдә.

Автомобиль белән идарә иткән хатын-кыз туктап тормаган һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән. Хәзер аңа ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Хәер, әлегә хокук саклаучылар бала бәрдерүченең эзенә чыга алмаган.

"Мондыйларны машина йөртү хокукыннан гомерлеккә мәхрүм итәргә һәм төрмәгә утыртырга кирәк, уйланырлар, бәлки, һәм башкалар өчен дә сабак булыр", - дип язганнар социаль челтәрләрдән кулланучылар.
Икенчеләре исә, киресенчә, малайны гаепләп чыгалар. Янәсе, автомобиль юлы аша үткәндә, велосипедтан төшәргә кирәк иде.

Фото: видеодан скриншот.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading