Казанда бер әнинең үз баласын "вәхшиләрчә тәрбияләвен" прокуратура тикшерә.
Хатын-кыз үзенең алты яшьлек малаен планшет яшергәне өчен кыйнап ташлаган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Мондый "рәхимсез ысуллы тәрбия" видеокүзәтү камерасына эләккән. Кадрларда хатын-кызның улының башына сукканы, чәчләреннән өстерәп, идәнгә ташлаганы күренә. Бу хәл булган йортта яшәүчеләр социаль челтәргә әлеге язманы урнаштырганнар. Шуннан соң прокуратура тикшерү башлаган.
Хатын-кызны тапканнар. Аңа 33 яшь, ул балага компьютер уеннарында уйнарга рөхсәт итмәгәнлеген аңлаткан. Малай планшетын яшергәч, әнисе ачуын тыеп кала алмаган.
Әлеге хәлне Татарстанның балалар омбудсмены үз контроленә алган.
Фото: http://pixabay.com
Комментарийлар