16+

Хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесенең төп җиңүчесе билгеле

25нче гыйнварда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. Бу хакта dumrt.ru хәбәр итте.

Хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесенең төп җиңүчесе билгеле

25нче гыйнварда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. Бу хакта dumrt.ru хәбәр итте.

Ярышта катнашырга һәм Коръән укуда үз көчләрен сынарга илебезнең төрле төбәкләреннән – Татарстанның Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай шәһәрләре, Лаеш, Ютазы районнарыннан, Башкортстан, Пенза, Оренбург, Магнитогорск, Төмән өлкәләреннән барлыгы иллегә якын хатын-кыз килде. Конкурс Ютазы районында беренче тапкыр уздырылды һәм аны “Халисә” исеме белән атарга карар кылынды. Диния нәзарәте, район администрациясе, эшмәкәрләрнең ярдәменнән тыш, бәйгене үткәрүгә Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсе җитәкчелеге һәм район мөхтәсибе, төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм аның гаиләсе зур көч куйды. Конкурс нәкъ менә аның әнисенең исемен йөртә. «Мин аны әниемнең исеме белән атадым, ул дүрт ел элек 25-нче гыйнварда арабыздан китте. Туганнар белән киңәшеп, нинди изгелек, саваплы гамәл эшләргә дигәндә, әнинең истәлегенә багышлап, Коръән укучыларны җыярга булдык. Кызлар, апалар бик теләп килделәр һәм дүрт хафизә каршында имтихан тотарга теләк белдерделәр. Бу үзе генә дә конкурсның дәрәҗәсен күрсәтеп тора». Катнашучыларның яшенә килгәндә, иң яшь кызга – 6 яшь, ә иң олысына – 47 яшь иде. Мөслимәләрнең Коръән уку осталыкларына һәм Изге Китапны яттан белү дәрәҗәсенә бәя бирү өчен 4 хафизәдән торган мәртәбәле жюри составы билгеләнде. Алар – Казан шәһәре “Шамил” мәдрәсәсенең Коръән мөгаллимәсе Фирүзә Абдуллаева, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең ислам фәннәре, КИУның Коръән мөгаллимәсе Хаува Хәлилова, Казан шәһәре “Ризван” мәчете каршындагы мәдрәсәсенең Коръән мөгаллимәсе Гөлинә Камалова, Урыссу бистәсе “Фәнис” мәдрәсәсенең гарәп теле һәм Коръән мөгаллимәсе Сайфура Хотамхуҗа. Жюри рәисе – Гаишә ханым Мәрданшина.

Конкурсның рәсми ачылышы Ютазы районы Урыссу бистәсе мәдәният йортында  узды.

Үзенең чыгышында Ютазы башлыгы Аяз Шәфигуллин район өчен хатын-кызлар арасында конкурс узуның әһәмиятен бик югары бәяләде: «Бүген район Мәдәният йорты Коръән уку үзәгенә әверелде һәм без бик мөһим вакыйгага җыелдык. Хатын-кызлар өчен мондый киң масштабта Коръән бәйгесе Казанда да, Мәскәүдә дә узмый, ә провинциаль Урыссу бистәсендә үтә. Бүгенге конкурсның максаты – Коръәнне белү буенча белемнәрне тирәнәйтү һәм аны яттан өйрәнүгә булган омтылышны арттыру. Барыгызга да уңышлар телим», – дип катнашучыларга сәламләү сүзләрен җиткерде.

Ютазы рвйоны имам-мөхтәсибе, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрдәншин шулай ук хәер-фатыйхасын җиткерде, Коръән уку һәм өйрәнүнең фазыйләтләренә тукталып үтте: «Бу гади бер чара, гади бер конкурс кына түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Коръәнне аңлап укыган вакытта бер хәреф өчен бер савап языла». Монда катнашучылар әзерләнгәндә никадәр сүрәләр укый, уйлап карагыз! Коръән укылган урында фәрештәләр җыелышып, алар тыңлаган кешеләр өчен, шушы төбәк өчен бәрәкәт сорарлар. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре ирешсен!

Бәйгене йомгаклау тантанасы Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашында узды. Ул әлеге конкурсны оештыруны хуплап, үзенең барлык ярдәмнәрен күрсәткән район башлыгы Аяз Шәфигуллинга рәхмәт хаты тапшырды. Рөстәм хәзрәт сүзләрен шулай ук катнашучыларга да җиткерде: «Коръәнне белү буенча осталыкларыгызны күрсәтергә ерак араларны якын итеп килдегез, Аллаһының рәхмәте булсын. Сез үзегезнең Коръән гыйлеменә булган мөнәсәбәтегез белән сезнең барыгызны да җиңүчеләр дип атарга мөмкин булыр иде. Сез ялкаулыкны җиңдегез, үҗәтлек күрсәттегез, тапкырлык, булдыклылык кебек сыйфатларга ия булдыгыз. Аллаһы Тәгалә шушы конкурска килеп катнашканыгыз өчен дөньяда да, ахирәттәдә рәхәтен күрергә насыйп әйләсен».

Аннары төп җиңүче кызның исеме аталды. Конкурсның мәртәбәле бүләгенә Магнитогорскидан килгән 12 яшьлек Омина Сатторова лаек булды һәм "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми операторы программасы буенча гомрәгә юллама белән бүләкләнде. Калган призерларга телефоннар, китаплар, сувенирлар, уку кирәк-яраклары бүләк ителде. Аларның исемнәре белән түбәндә танышырга мөмкин:

«Коръәннең өч җүзен (28, 29, 30) яттан белү» номинациясендә җиңүчеләр:

1 урын – Хәйретдинова Зәйнәб (Түбән Кама),

2 урын – Зоирова Хафизә (Башкортстан),

3 урын – Исламова Мәрьям (Чистай)

«Коръәннең дүрт җүзен (27, 28, 29, 30) яттан белү» номинациясендә җиңүчеләр:

1 урын – Сатторова Омина (Магнитогорск),

2 урын – Шарифьянова Юлия (Урыссу),

3 урын – Вәлиева Альбина (Лаеш районы).

Җиңүчеләргә кесә телефоннары, китаплар, сувенирлар, шәмаилләр, уку кирәк-яраклары тапшырылды. Моннан тыш, катнашучылар өчен бушлай туклану һәм яшәү мөмкинлеге тудырылды, Бәйрәкә авылында урнашкан Гобәйдуллиннар комплексына экскурсия оештырылды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading