16+

Хатын-кызлар өчен махсус такси йөри башлый

Чечня Республикасында хатын-кызлар өчен махсус такси барлыкка киләчәк.

Чечня Республикасында хатын-кызлар өчен махсус такси барлыкка киләчәк.

Әлеге идеяны тормышка ашырырга җирле эшмәкәр алынган. Хатын-кызлар таксиен «Мекхари» дип йөртәчәкләр. Чечен теленнән ул «хатын-кыз» дигәнне аңлата икән. Таксины да бары тик хатын-кызлар гына йөртәчәк. Республикада хатын-кызларга үзләренә генә чит ир-ат белән бер машинада барырга ярамый икән. «Мекхари» бу проблеманы хәл итәчәк, диелгән җирле басмада.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading