16+

Хатыны мәетен сораган иргә табиб утлы коралдан аткан

Баркортстанда табиб моргка килгән сәрхүш иргә карата корал кулланырга мәҗбүр булган. Бу хакта «Вести-Башкортостан» хәбәр итте.

Баркортстанда табиб моргка килгән сәрхүш иргә карата корал кулланырга мәҗбүр булган. Бу хакта «Вести-Башкортостан» хәбәр итте.

50 яшьлек ир-ат исерек килеш килеп, хатынының мәетен бирүләрен таләп иткән. Гозерен үтәмәгәч ир кешенең ачуы чыккан һәм ул сугыша башлаган. Нәтиҗәдә, 56 яшьлек табиб-патологоанатом пневматик коралдан ут ачарга мәҗбүр булган. Әлеге хәлдән соң табиб полиция хезмәткәрләрен чакырган.

Табиб әйтүенчә, аңа өч тапкыр атарга туры килгән, сәрхүш ир шуннан соң гына тынычланган. Яраланган ирне хастаханәгә илткәннәр. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading