16+

Хатынын, ике баласын үтергән ир үзен атып үтерүләрен тели

Ир, имештер, элеккеге хатынын гына үтерергә теләгән дә, соңыннан үзенә кул салмакчы булган. Балаларга тияргә уйламаган да, янәсе.

Ир, имештер, элеккеге хатынын гына үтерергә теләгән дә, соңыннан үзенә кул салмакчы булган. Балаларга тияргә уйламаган да, янәсе.

Менделеевскида ир кеше элеккеге хатынын, 2 яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги улын үтергән дип язган идек. Билгеле булганча, хатынның икенче ирдән булган 12 яшьлек улы гына котылып кала алган иде.

Менделеевск суды аны тикшерү эшләре алып барылу сәбәпле, ике айга кулга алу карары чыгарды. Судта кайбер мәгълүматлар да билгеле булган. Ир, имештер, элеккеге хатынын гына үтерергә теләгән дә, соңыннан үзенә кул салмакчы булган. Балаларга тияргә уйламаган да, янәсе. Ә хатынына “бәйләнү” сәбәбен ул көнчелек исә белән аңлаткан. Янәсе, хатыны (элеккеге хатыны!) аңа хыянәт иткән һәм ана кеше моны яшермәгән дә.

Гаепләнүче ир кылган җинаятен яшерми дә, ягъни гаебен таныган. Алай гына да түгел, иң гадел җәза аны атып үтерү булыр дип саный икән.

Менделеевск халкы мәрхүмнәрне күмү өчен акча җыю да игълан иткән. Исән калган малай исә психологлар карамагында.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    асылын иблис! нәрсә көтәсең?!!

    Мөһим

    loading