16+

Хатынын кыйнап һәм базда бикләп торган ир-атка карата хөкем карары чыгарылды

Нурлат шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителгән 30 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Нурлат шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителгән 30 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 127 нче маддәсе 2 нче өлеше ("в", "г"пунктлары) буенча каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип таныды (кешене ирегеннән мәхрүм итүдә, көч куллануда, куркыту өчен корал сыйфатындагы предметлар куллану белән бәйле), РФ Җинаять кодексының 131 маддәсе 2 нче өлеше (үтерү белән янау һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән көчләү).

2020 елның маенда Нурлат районының Киекле авылында исерек хәлдәге ир-ат хатынын кыйнаган һәм базга бикләп куйган. Шул ук вакытта ир-ат пычак белән янап хатынын берничә тапкыр көчләгән. Ачыкланганча, хатыны аңа моңарчы аерылышу турында әйткән булган. Ир мондый сүзләрне күтәрә алмыйча, ничә ел бергә яшәгән хатынына карата шундый коточкыч гамәлләр кылган. Соңрак, уртак танышлары хатынның ачыргаланып кычкырган тавышын ишетеп кенә аны әлеге әсирлектән коткара алган һәм хастаханәгә илткән.

Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд ирне катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза бирү шарты белән алты елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән һәм шикаять белдерелгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading