16+

Хатынын үтергән иргә 18 ел төрмә яный

1 майда Казанның Совет урамы 21нче йортта 31 яшьлек ир язылышмый гына бергә яшәгән көмәнле хатыны белән низагка кергән.

1 майда Казанның Совет урамы 21нче йортта 31 яшьлек ир язылышмый гына бергә яшәгән көмәнле хатыны белән низагка кергән.

Әлеге кофликтның ахыры аяныч тәмамланган  - ир хатынның күкрәгенә пычак белән кадаган. Алган тән җәрәхәтләреннән булачак әни кеше үлгән.

Хәзер ир кеше "Үтерү" маддәсе буенча җавап тотачак. Аңа кырыс режимлы 18 ел төрмә яный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading