16+

Хатынының хыянәтен белгәч, дүрт тапкыр үзенә кул салырга тырышкан

Барысында да исән калган.

Барысында да исән калган.

Омскиның Азовск районында яшәүче бер ир вахтадан өенә кайткач, анда хатынын сөяркәсе белән тота. Шуннан ул 10 яшьлек улын һәм 7 яшьлек кызын машинага утыртып, Омск – Одесское трассына чыгып китә. Шунда «Газель» микроавтобусына бәрелә, әмма авариядә барысы да исән кала. Аннары машинасын «Лада Калина»га бәрдерергә тырыша. Бу хәлне күрүчеләр ашыгыч ярдәм чакырта. Табиблар килгән арада, тагын бер машина каршына чыга. Шуннан соң да ул исән кала. Әмма җәрәхәтләре булган ирне табиблар хастаханәгә китерә. Төнне шунда уздыргач, тәрәзәдән сикерә, әмма анда да исән кала.

Фото:http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading