16+

Хатынының мәете белән "ял иткән"

Хатын-кызның үлүе турында кунакханә хезмәткәрләре әлеге пар туктаган номердан күңелсез ис таралгач шикләнә башлый.

Хатын-кызның үлүе турында кунакханә хезмәткәрләре әлеге пар туктаган номердан күңелсез ис таралгач шикләнә башлый.

55 яшьлек Русия туристы Доминиканның Пунта-Кана курорт шәһәрендә тоткарлана.

Баксаң, ул ялда хатынын үтереп, аның мәете белән яшәгән икән. Хатын-кызның үлүе турында кунакханә хезмәткәрләре әлеге пар туктаган номердан күңелсез ис таралгач шикләнә башлый. Бу вакытка ул, ким дигәндә, 36 сәгать үле була.

Фаразлар буенча, ял итүчеләр арасында бәхәс чыккан. Ир сөйгәнен кыйный һәм буып үтерә, аннары мәетне япма белән каплый да номерга бикләнә. Ул беркая да чыкмый һәм горничныйларны кертми. Ахыр чиктә, кунакханә хакимияте полиция чакыртып, ишекне вата. Мурманскидан килгән бу ир, һичнәрсәгә дә игътибар итмәгән кебек, үле гәүдә янында утыра һәм тыныч кына телевизор карый.

Тәртип сакчыларына ул хатынының берничә көн элек йөрәк өянәгеннән үлүен белдерә. Әмма тәндәге җәрәхәтләр һәм яралар, шулай ук, буылу эзләре үлемнең сәбәпләрен ачып биргән, дип яза Кызыл таң.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading