16+

Хайваннар өчен коронавирустан вакцина теркәлде

Россия хайваннар өчен  коронавирустан беренче һәм бердәнбер «Карнивак-Ков» вакцинасын теркәде.

Россия хайваннар өчен  коронавирустан беренче һәм бердәнбер «Карнивак-Ков» вакцинасын теркәде.

РИА Новости хәбәр итүенчә, препаратны «Хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе эшләгән. «Карнивак-Ков» клиник сынауларына этләр, песиләр, төлкеләр һәм башка хайваннар җәлеп ителгән.

Тикшеренү нәтиҗәләре вакцинаның зарарсызлыгы турында әйтергә мөмкинлек биргән. «Тикшерелгән барлык вакциналаштырылган хайваннарның 100 процентында коронавируска каршы антитәнчекләр эшләнде», - ди Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Константин Савенков. 

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading