16+

Хезмәт кешесенә урын түрдән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың алтынчы чакырылыш парламентына еллык Юлламасы быел гадәти булмаганча узган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың алтынчы чакырылыш парламентына еллык Юлламасы быел гадәти булмаганча узган.

- Авыл хуҗалыгында эшли торган хезмәт династияләре, үзмәшгульләр, Ворлдскиллс чемпионатында җиңү яулаган якташларыбыз, Татарстан үсешенә хезмәт өлеше керткән алдынгылар Президент тәкъдимендә җыелышта катнашты, залдагылар аягүрә басып, аларны хөрмәтләп кул чапты, - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 26 сентябрьдә үткәрелгән брифингта.

Бөтенкытай халык җыенының даими комитеты рәисе Ли Чжаньшу җитәкчелегендә зур делегация Татарстанга килгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 27 сентябрьдә Кытай делегациясен кабул итә.
- Татарстан белән Кытай арасында 2 дистәдән артык хезмәттәшлек килешүе гамәлдә. Очрашуда үзара хезмәттәшлекне тагын да үстерү эчтәлегендә сөйләшү була. Кытайлылар Казан вертолет заводы, Казан федераль университеты белән таныша, Казан Кремлендә экскурсиядә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading