16+

Хезмәт министры: «Татарстанда сәламәтлеге чикләнгән һәр өченче кеше эшкә урнашкан»

Татарстанда 88 мең мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең 27 меңе эшкә урнашкан.

Хезмәт министры: «Татарстанда сәламәтлеге чикләнгән һәр өченче кеше эшкә урнашкан»

Татарстанда 88 мең мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең 27 меңе эшкә урнашкан.

Бүгенге көндә сәламәтлеге чикле булган кешеләргә игътибар зур. Аларны заманга якынайту, компьютер эшчәнлеге белән таныштыру өчен «inIT» проекты актив эш алып бара. Әлеге проект 2017 елда «ИТ-Парк» Дәүләт автономияле оешмасы кысаларында барлыкка килгән. Социаль-укыту проектының төп максаты - сәламәтлекләре чикле булган кешеләргә мөмкинлек тудыру, Татарстанда IT-индустрия сферасын үзгәртү.

18 июльдә ИТ-Паркта курсның чыгарылыш катнашучылары үзләренең проектлары белән чыгыш ясадылар. Барлыгы 18 катнашучыга квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылды. Алар бу сферада үз проектларын тормышка ашыра, киләчәктә айти-юнәлеш буенча эшли алачаклар. «ИТ-парк» технопаркы директоры Антон Грачев әйтүенчә, программалау эшенә теләге булган һәркем өйрәнә ала, бу бернинди яшькә һәм башка нечкәлекләргә бәйле түгел. Директор шулай үк быелгы чыгарылышның әһәмияте хакында да сөйләде:

- Без бүген курсны тәмамлаган катнашучыларны күреп кенә калмыйбыз, ә алар тәкъдим иткән проектларның киләчәге турында сөйләшәбез. Бүгенге көндә үз проектларын булдырган кешеләр төрле компанияләрдә эшләргә хокуклы.
Бу хакта тулырак ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да әйтеп үтте:

- Бүген Татарстан Республикасында 88 меңнән артык эшкә яраклы мөмкинлекләре чикле булган кеше яши. Алар арасында һәр өченче кеше – эшләүче. Без шуларны эш белән тәэмин итүче үзәк булып торабыз. Бүтән шәһәрләр белән элемтәгә керү өчен без онлайн режимга күчәргә ниятлибез. Бүгенге көндә 6 кеше үз эшләрен башлап җибәрде. Чаллы шәһәрендә, Норлат районында куян үстерүчеләр, балалар бакчасын ачучылар бар. Кыскасы, күпчелеге үз теләкләре белән эшкә кереп китә.

Рәфидә Галимҗанова

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading