16+

Җитәкчеләреннән зарлансалар, эштән куганнар...

"Покровские пекарни" икътисадый куркынычсызлык хезмәте директоры вазыйфасын биләгән Дмитрий Аксеновны хезмәткәрләренең телефон сөйләшүләрен тыңлауда, шәхси һәм гаилә серен тәшкил итүче мәгълүматларны законсыз җыюда һәм таратуда гаепле дип таныдылар.

Казанның Совет суды узган елның декабрендә Аксеновны "Покровские пекарни" компаниясе хезмәткәрләрен 4 ел дәвамында күзәткәне өчен 8 айга колониягә-җирлеккә җибәргән. Моннан тыш, зыян күрүчеләргә компенсация буларак 240 мең сум (һәркайсына 70 мең сум) түләтергә мәҗбүр иткәннәр.

Тикшерү версиясе буенча, 2016 елдан 2020 елга кадәр Аксенов законсыз рәвештә компания хезмәткәрләренең сөйләшүләрен тыңлаган. Компания хезмәткәрләренең берсе нидәндер шикләнә һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Офистагы тентүләр вакытында хокук саклаучылар якынча 5 мең телефон сөйләшүләренең язмасын тапкан - алар ярдәмендә Аксенов җитәкчелеккә каршы булган хезмәткәрләрдән котылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading