16+

Хиҗаб кигән мөселман кызы АКШ телеканалына эшкә урнашуга ирешкән

Хиҗаб кигән мөселман кызы Тахера Рахман АКШ телеканалында алып баручы булып эшләячәк.

Хиҗаб кигән мөселман кызы Тахера Рахман АКШ телеканалында алып баручы булып эшләячәк.

Теләгенә ирешкәнче, аның ике гаризасын кире борганнар. Бу хакта "Анадолу" хәбәрләр агентлыгына сылтама белән Татар-информ  яза.

Тахера Рахман журналистиканы америкалыларның 11 сентябрь вакыйгаларыннан соң сайлаган. Ул моны мөселманнар турындагы ялгыш күзаллауны үзгәртү максатыннан эшләгәнлеген әйткән.

"11 сентябрь вакыйгасы" буларак тарихка кереп калган террорчылык акты 2001 елның 11 сентябрендә Америка Кушма Штатларында “Әл-Каид” террорчы оешмасы тарафыннан башкарыла. 19 террорчылык һөҗүмендә 2977 кеше һәлак була, тагын 24е хәбәрсез югала. Корбаннар саны буенча терракт тарихта иң зурларыннан санала.

Тахера Рахман Американың Иллинойс һәм Айова штатларында WHBF телеканалында эшли. Ул үз хыялына кыю барган. Рахман АКШ телеканалында эш урынында хиҗабын салмыйча яңалыкларны алып баручыларның беренчесе булган.

“Мин Америкада туып-үстем. Безгә хәтта күрешләребез дә кимсетеп карый иде. Шунлыктан мин әлеге юлны сайладым, мөселманнарга карата ялгыш фикерне үзгәртәсем килде, - дигән Рахман. - Әлеге вазифага минем гаризамны өченче тапкырында гына кабул иттеләр, Аллаһыга рәхмәтлемен”, - дигән ул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading