16+

Хөкүмәт чит ил медицина эшләнмәләрен Россиядән чыгаруны тыйды

Чикләү Россиягә карата санкцияләргә кушылган илләрдән китерелгән медицина эшләнмәләренә кагыла.

Чикләү Россиягә карата санкцияләргә кушылган илләрдән китерелгән медицина эшләнмәләренә кагыла.

Россия Хөкүмәте чит ил медицина эшләнмәләрен Россиядән чыгаруны вакытлыча тыйды. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган.

Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге тыю Россиягә карата  санкцияләргә кушылган илләрдән китерелгән медицина эшләнмәләренә кагыла.

Кабул ителгән карар кайбер дәүләтләр санкция кертү сәбәпле РФ территориясендә медицина эшләнмәләренә кытлык барлыкка килүенә юл куймас дип көтелә.

Донбасста махсус хәрби операция үткәрү турында игълан ителгәннән соң кайбер илләр Россиягә карата санкцияләр кертте. Ил Президенты Владимир Путин Россия гражданнарына мөрәҗәгатендә хәрби операциянең башлануы турында игълан итте.

https://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading