16+

Кызамык тынмый: прививкасызлар гаепле

Бездә кызамыкка каршы прививка ясатыргамы-юкмы дип шикләнгән, ясатырга теләмәгән, моңа кискен каршы кешеләр булганда, кызамыкның яңа очраклары артачак кына, дип уфтанды Любовь Авдонина.

Бездә кызамыкка каршы прививка ясатыргамы-юкмы дип шикләнгән, ясатырга теләмәгән, моңа кискен каршы кешеләр булганда, кызамыкның яңа очраклары артачак кына, дип уфтанды Любовь Авдонина.

Татарстанда 2,5 меңгә якын кеше кызамыкка каршы прививка ясатудан баш тарткан. Гаять йогышлы әлеге чиргә бәйле вәзгыятьне кискенләштерә торган төп сәбәп тә шул, дип белдерде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Ел башыннан республикада 212 кызымык очрагы теркәлгән. Узган елда исә, тулаем алганда, 146 очрак булган.

Авыруларның 20 проценты чит ил кешеләреннән йоктырылган, үзләре чит илгә барып кайтып, 7 процент авырып киткән, башка субъектларга сәяхәтләр вакытында 44 процент авыру алып кайтылган, 29 проценты эчке контактлар вакытында йоккан.

-    Бездә кызамыкка каршы прививка ясатыргамы-юкмы дип шикләнгән, ясатырга теләмәгән, моңа кискен каршы кешеләр булганда, кызамыкның яңа очраклары артачак кына, - дип уфтанды Любовь Авдонина.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading