16+

Хәләл – ислам бренды

Быел RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен оештыра башлауга ун ел була. Әлеге күргәзмә ел да май аенда “Россия – ислам дөньясы: KAZANSUMMIT” икътисади форумы кысаларында үткәрелә.

Быел RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен оештыра башлауга ун ел була. Әлеге күргәзмә ел да май аенда “Россия – ислам дөньясы: KAZANSUMMIT” икътисади форумы кысаларында үткәрелә.

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев белән Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Марат Низамов журналистларга юбилейлы күргәзмәгә әзерлек мәсьәләләре турында сөйләде.
Быел хәләл күргәзмә 10-11 май көннәрендә “Корстон” комплексында узар дип көтелә. Марат Низамов сүзләренчә, хәләл индустрияне үстерүгә йөз тоткан халыкара күргәзмә “хәләл тормыш рәвеше” девизы астында узачак.

– Элек хәләл дигән сүзне ит белән генә бәйләп карыйлар иде. Хәзер исә аның мәгънәсе шактый киңәйде. Хәләл дип аталган тулы бер индустрия барлыкка килде. Хәләл бренды сыйфат билгесе булып тора. Бөтен дөньяда хәләл индустриянең күләме ике триллион долларны тәшкил итә. Хәләл ризык кына түгел, хәләл косметика, мода, туризм, медицина – бүген болар барысы да үсештә. Соңгы вакыта исә хәләл тормыш рәвеше дигән гыйбарә дә барлыкка килде. Болар барысы да быелгы күргәзмәдә урын алачак, – дип сөйләде ул.

Былтыргы “KAZANSUMMIT” форумы кысаларында оештырылган күргәзмәдә 56 кеше катнашкан булса, быел аларның санын 100гә җиткерергә уйлыйлар.
– Хәләл индустрия елдан-ел үсеш ала дип әйтә алабыз, шул исәптән бездә дә. Россиядә җитештерелгән хәләл продукциягә сорау бар, аеруча Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Кытай кызыксына, – ди “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Марат Низамов.

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев әйтүенчә, RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсенең төп максаты – үзебезнең җитештерүчеләрне таныту, аларны дөнья базарына чыгару, үзебезгә исә чит илләрнең ислам финансларын җәлеп итү һәм бизнес элемтәләр булдыру.

– Күргәзмәдә үз продукцияләрен Татарстан белән Россия генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдән килүчеләр дә тәкъдим итәчәк. Елдан-ел аның эчтәлеге дә, географиясе дә киңәя бара. Кыргызстан, Белорусия, Казахстаннан килергә теләк белдерүчеләр бар. Пакистан, Малайзия, Ираннан җитештерүчеләрен дә чакырырга җыенабыз. Яңа тематик секцияләр булдыру уе да бар. Әйтик, эшмәкәр хатын-кыз, хәйриячелек мәсьәләләре, блокчейнга багышланган яңа юнәлешләр булдырылачак, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading