16+

Хәния Фәрхинең каберенә таш куелды, туганнары ел ашын уздырды

27 июльдә, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафат булган көнендә, аның каберенә таш куелды, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Әлеге зур, матур ташны Хәрния Фәрхинең тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров ясаткан. Ташның авырлыгы – 5 тоннага якын, аның алгы ягында “Гомерләрне үлмәс җыр итик” дигән язу һәм җырчының фотосы урнаштырылган, арткы ягында Роберт Миңнуллинның түбәндәге шигырь юллары теркәлгән:
Чибәрлегең – күз алдында,

Моңнарың – күңелләрдә...

Ничекләр генә түзәрбез

Моңнарың түгелгәндә?!

Таш куелу чарасында җырчының рухына багышлап Коръән аятьләре укылды. Килгән кешеләр арасында Татар дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадим Нуруллин, танылган татар көрәшчесе, Европа чемпионы Хәбил Бикташев, артистлар Зөһрә Шәрифуллина, Илсөя Бәдретдинова, Рамил Миндияр, ИлСаф бар иде. Шушы ук көнне туганнары җырчының ел ашын да уздырды.

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading