16+

Хоккей матчы 85 мең кешене үзенә җыйган

Бу әле рекордлы сан түгел.

Бу әле рекордлы сан түгел.

1 гыйнварда НХЛда традицион рәвештә бер генә матч узды – ачык һавада “Кышкы классика”. Елның беренче көнендә ике команда, шул рәвешле, футбол яисә бейсбол стадионында очраша.

Быелгы “классика” тарихта беренче тапкыр АКШның көньягында – Техаста узды: “Даллас” һәм “Нэшвилл” командалары очрашты. “Даллас” отты – 4:2. Җиңү китергән алканы Россия хоккейчысы Александр Радулов кертте.

Техас штатының төп стадионында – “Коттон Боул”да узган хоккей матчын карарга 85630 кеше килгән. Бу – НХЛ тарихында икенче күрсәткеч. 2014 елгы “Кышкы классика”ны  105491 кеше тамаша кылган булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading