16+

Хоккейчы Россия хатын-кызларын хурлый

35 яшьлек хоккейчы Райан Уитни Россиядә сәясәтчеләр дә тәнкыйтьләгән фигурага әйләнеп куйды.

35 яшьлек хоккейчы Райан Уитни Россиядә сәясәтчеләр дә тәнкыйтьләгән фигурага әйләнеп куйды.

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов аны «тешсез трансвестит» дип атаган, ә Владимир Жириновский исә «хурлыклы юл» юраган, спорт комментаторы Дмитрий Губерниев «чудак»ның икенче формадагы сүзен «чәпәгән», Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар сораулары буенча комитет җитәкчесе Тамара Плетнева «әшәке» дию белән чикләнгән. Райан Россия хатын-кызларын йә Анна Курникова кебек матур, йә «радиоактив шартлау нәтиҗәсендә килеп чыккан өч күзле албасты» дип атаган. «Биредә бик матурлар һәм бик ямьсезләр генә бар, урталыктагылар юк», – дигән хоккейчы. Яшьлегендә зур өметләр багланган уенчы заманында Милли хоккей лигасының иң яхшы сакчысы дип табыла. Тора-бара аңа Төньяк Америкада тәкъдимнәр бетә һәм ул Сочи командасы өчен чыгыш ясарга була. Сезон тәмамлану белән, аңардан баш тарталар һәм ул Швециядә дә уйнап карагач, хоккей карьерасын тәмамлый. Хәзер аның яраткан шөгыле – хоккей һәм үзе турында истәлекләр сөйләү. Шуларның берсе Россиядәге хатын-кызларны күзәтүе белән бәйле. 32 яшендә хоккей карьерасын тәмамлаган спортчы шулай булса да үзенең популярлыгын югалтмый, әмма бу профессионалга килешә торган шөгыль түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading