16+

Хоккейчылар формасында ләла чәчәге булачак

«Хоккей йолдызлары атнасы»на 150 көн кала Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) үзенең фирма стилен тәкъдим итте. Рәсми стильдә Татарстанның истәлекле урыннары, төп символлары чагылган. Стильнең төсләре Татарстан флагы гаммасында. Логотипның уртасында Спас манарасы, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы урнашкан. Аларны ал ләла чәчәге уратып алган.

Исегездә булса, Татарстан «Хоккей йолдызлары атналыгын» кабул итүче төбәк буларак 2018 елның апрелендә билгеләнгән иде. Чара Казан, Түбән Кама һәм Әлмәттә узачак.

– Хоккей йолдызлары атналагын кабул итү Казан, Татарстан өчен зур дәрәҗә. Йолдызлар матчында безгә таныш төсләр, шәһәр символларын күрү дә сөенечле вакыйга. Безнең җанатарлар Лига идеясен югары бәяләрләр дип уйлыйм. Беренче тапкыр уеннар рәттән өч шәһәрдә бара. Бу безнең кунакларга республикабыз мәдәниятен тою өчен менә дигән мөмкинлек, – диде «Ак Барс» директоры Шамил Хөснединов.

Фотолар: КХЛ сайты

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading