16+

Хоккейдан туктап торганда – футболга?

«Ак Барс»ның һөҗүмчесе Артем Лукоянов хоккей уеннары булмаганда да тик тормый – ул, «КАМАЗ» футбол клубы белән килешү төзеп, беренче уенын үткәрде.

«Ак Барс»ның һөҗүмчесе Артем Лукоянов хоккей уеннары булмаганда да тик тормый – ул, «КАМАЗ» футбол клубы белән килешү төзеп, беренче уенын үткәрде.

«КАМАЗ» – 1993-1997 елларда илнең Югары лигасында чыгыш ясаган клуб. 2012 елдан ул профессионал футбол лигасының «Урал-Идел буе» зонасында чыгыш ясый. Быелгы сезонда Чаллы клубына беренче урынга чыгу бурычы куелган иде, әмма ул баскычны түбәнкамалылар биләп өлгерде.

Артем Лукояновның Чаллы командасы өчен чыгыш ясаячагы кыш көне билгеле иде. Хоккейчы бу адымга баруын: «Уйнап, хоккей белән футболны чагыштырып карыйсы килде», – дип аңлата. Хәзер «Ак Барс» һөҗүмчесенең берьюлы ике профессиональ клуб белән килешүе бар. Белгечләр танылган һөҗүмче Лукояновны җәлеп итүне Чаллы клубының үзенә пиар ясавы дип атый.

«Уфа2» командасы белән очрашуда биш минут уйнаган Артем аерым нәтиҗәгә ирешә алмады, әмма моның өчен әле аның тагын ике уены бар, бәлки анда уңыш елмаер?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading