16+

Кануннарны «Зөләйха күзләрен ача» романы аша өйрәнәләр

Дәүләт кануннарын белмәү аны бозган кешеләргә бернинди дә ташлама ясамаса да, тайгак юлга баскан закон бозучыларның күбесе шулай диеп акланырга маташа. Бигрәк тә яшьләр шулай җәзадан котылып калырга тели.

Дәүләт кануннарын белмәү аны бозган кешеләргә бернинди дә ташлама ясамаса да, тайгак юлга баскан закон бозучыларның күбесе шулай диеп акланырга маташа. Бигрәк тә яшьләр шулай җәзадан котылып калырга тели.

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп дисәләр дә, бу очракта туры килми. Нәкъ менә законнарны өйрәнмәү, хокукларыңны һәм бурычларыңны белмәү – гаепнең иң зурысы. Үз укучыларын шушы белмәү гаебеннән саклап калыр өчен, менә дүртенче ел инде Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясе, Россия дәүләт гадел хөкем университеты белән берлектә, «Хокук – хәзерге җәмгыятьнең нигезе» дигән Бөтенроссия фәнни конференциясе уздыра.

Быелгысын ачканда, гимназия директоры Рәхимә Арсланова болай диде:
– Бу бик мөһим теманың укучыларыбызны елдан-ел күбрәк кызыксындыруы сөендерә. Катнашучыларның саны гына түгел, географиясе дә киңәя. Быелгы конференциядә катнашырга теләк белдереп, Воронеж, Түбән Новгород, Ульяновск, Самара төбәкләреннән дә гаризалар килде. Билгеле инде, иң күп катнашучылар үзебезнең Казаннан.
Россия дәүләт Гадел хөкем университетының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, юридик фәннәр кандидаты доцент Ленар Гомәров катнашучыларга уңышлар теләгәннән соң, конференция үз эшен биш секциягә бүленеп дәвам итте. Шунысы үзенчәлекле, конференциядә мәктәп укучылары белән бергә университет студентлары да катнашты. Чыгыш ясаучылар Россия конституциясе, минем хокукларым һәм бурычларым, ришвәтчелеккә каршы көрәш, сайлаучы хокуклары, сәламәтлек саклауга һәм белем алуга хокук турында тәфсилле докладлар белән чыгыш ясадылар. Университет галимнәре һәм гимназия укытучыларыннан торган мәртәбәле жюриның сорауларына җавап та бирделәр.

Секциянең икенчесе әдәби әсәрләрдә хокук саклау мәсьәләсенең ничек яктыртылуына багышланган иде. Катнашучылар, бу секциядә рус әдәбиятында хокук, әдәп һәм әхлак мәсьәләләренә тукталып, шушы аспектта язучыларның әсәрләренә анализ ясадылар. Чехов, Островский, Гайдар кебек классикларныкы гына түгел, Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» һәм башка әсәрләр тикшерелгән иде. Татар телендә дә махсус секция эшләде. «Хатын-кыз иреге. Хокукы. Шәхес иреге» дигән секция татар әдәбиятына һәм матбугатына нигезләнгән иде. Аның темалары гына да «Сары матбугатта кеше хокуклары сакланамы?» «Тукай иҗатында хатын-кыз язмышы», «Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре» буенча Җан авазы» һәм башка чыгышлар катнашучыларны хокук белемнәре нигезләре белән генә баетып калмыйча, әдәбиятка, китапка мәхәббәт тә тәрбияләгәндер. Чыгыш ясаучылар Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый әсәрләренә тукталганнар. Сөембикә кебек шәхесләрне өйрәнгәннәр.
Секциянең тагын берсе тел мәсьәләләренә багышланды. Анда юридик терминнар, аларның тарихы, килеп чыгышы турында җентекле сөйләшү барды.

Конференциядә докладлар белән чыгыш ясаган укучылар арасында канунны белмәдем диюче табылмастыр. «Киләчәктә аларның һәммәсе дә юрист булмаса да, алган белемнәре тормышта үз урыннарын табарга, югалмаска ярдәм итәр», – дип ышанып кала оештыручылар.

Йолдыз Шәрапова.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading