16+

Хокук сакчылары Татарстан районнарына керү юлларын саклыйлар

Полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре республика муниципалитетларына керү өчен тикшерү постлары оештырды.

Полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре республика муниципалитетларына керү өчен тикшерү постлары оештырды.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хезмәткәрләр татарстанлыларның үзизоляцияләү режимын үтәүләрен күзәтә.

Хокук сакчылары гражданнарның республика буенча хәрәкәт итүләренең законлылыгын тикшерә. Ведомствода шулай ук республика территориясендә йөрергә тиеш булмаган гражданнарның автомобильдә булулары катгый тыела, дип кисәтәләр.

Махсус смс-хәбәр ярдәмендә алынган рәхсәт буенча гына каядыр барырга ярый. Тиешле рөхсәт булмаган очракта, ведомство хезмәткәрләре РФ административ хокук бозулар турындагы кодексының 6.3 маддәсе нигезендә беркетмә төзергә һәм 100 дән 500 сумга кадәр штраф салырга тиеш.

Шуны искәртик, алга таба штрафның суммасы артачак.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тагын бер кат искә төшерә, балигь булмаганнарга, үзизоляцияләү урыныннан тыш, каядыр бару, йөрү өлкән кеше катнашында гына рөхсәт ителгән.

Хәбәр иткәнебезчә, хәзер эшкә дә махсус рөхсәт кәгазьләре белән генә барырга мөмкин. Ә ялган кәгазь язучыларга зур күләмдә штрафлар каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading