16+

Хәрби билетын югалтучыларга штраф күләме арта

Депутатлар чакыру буенча килмәгән, медицина тикшерүе узарга теләмәгән, шулай ук хәрби билетны бозган яки югалткан егетләргә штраф күләмен арттырырга тәкъдим итте. Хәзер ул өч мең сум булачак.

Депутатлар чакыру буенча килмәгән, медицина тикшерүе узарга теләмәгән, шулай ук хәрби билетны бозган яки югалткан егетләргә штраф күләмен арттырырга тәкъдим итте. Хәзер ул өч мең сум булачак.

Шулай ук закон проектында вазифаи затлар өчен дә 1 меңнән алып 3 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим ителә. Алар хәрби комиссариатка хәрби учетта торган яки торырга тиешле гражданнар турында хәбәр итмәгән очракта штраф түләргә тиеш була. Штраф санкцияләре 2007 елдан бирле үзгәрмәгән. Шуңа күрә хәрби хисап турындагы законны күпләп бозалар. Бу исә комиссариатка вазифаларын үтәүне кыенлаштыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading