16+

Хәрби хезмәт срогы 2020 елдан «2 ел булачак» дигән сүзләр дөресме?

Ата-аналар арасында: «Чакырылыштагы хәрби хез­мәт срогы 2020 елдан 2 ел булачак икән», – дип борчылып сөйләшүләр ишетелә. Дөрес хәбәрме икән бу?

Ата-аналар арасында: «Чакырылыштагы хәрби хез­мәт срогы 2020 елдан 2 ел булачак икән», – дип борчылып сөйләшүләр ишетелә. Дөрес хәбәрме икән бу?

Министрлар Кабинетында 1 октябрьдә узган брифингта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин, кызыксынып биргән соравыма: «Чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы – 1 ел. Быел да, киләсе елда да – 1 ел, үзгәрешләр турында фәрман юк», – дип җавап кайтарды.

Россиядә, шул исәптән Татарстанда, быелның 1 октяб­реннән көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Рес­пуб­ликада 18 мең ир-егет медицина комиссиясенә җәлеп ителә, шулардан 3500е хәрби частьларга җибәреләчәк. Мәктәпне тәмамлаганнарга укуларын дәвам итү мөмкинлеге бирелә. Көзге чакырылышта  булачак солдатларның 80 процентын инде югары яки урта һөнәри белем үзләштергәннәр тәшкил итәчәк. ДОСААФ мәктәпләрендә 360 егет шофер, механик һөнәрләренә укыган, аларның үзләре теләгән хәрби частьны сайлап алу хокукы бар.

– Төрле сәбәпләрдән яки дини караштан көзге чакырылышта 31 егет армия урынына альтернатив хезмәткә күчерелә. Алар интернатларда, почтада эшли. Оборонага кагылышлы предприятиеләрдә эшләсәләр, хезмәт срогы – 18, ә гражданнар предприятие­ләрендә эшләсәләр, хезмәт срогы – 21 ай, – дип аңлатты генерал-майор Сергей Погодин.
Көзге чакырылыштан 13 ир-егет фәнни роталарга җибәрелә, шулай ук фәнни-җитештерү бүлекчәләрендә дә хезмәт итәргә була. Ләкин аларда аерым хезмәт хакы түләнми, пособие генә каралган. Солдатларга һәм сержантларга ай саен – 2 мең сум, ятимнәргә 3 мең сум пособие күчерелә. Солдатларның банк картасына туганнары да акча күчерә ала.
Татарстан Хөкүмәте чакырылыштагы хәрби хезмәткә китүчеләргә шәхси гигиена тупланмасы бүләк итә. Элемтә операторларыннан СИМ-карта тапшырыла. Солдатларга туганнары белән сөйләшкәндә түләү ташламалары каралган.

– Уку-өйрәнүләр, төрле корылмаларны саклауга баскан вакытларда кәрәзле телефоннар бирелми. Ник шалтыратмый икән, дип борчылырга кирәкми, бу – вакытлы күренеш, – дип тынычландырды Сергей Погодин.
Татарстан 52 хәрби часть белән шефлык элемтәләрендә тора. Көзге чакырылыштан 1,5 мең ир-егет шефлыктагы хәрби частьларга китә. Узган җәйдә шәһәр һәм районнар делегациясе 18 частька барган, анда бик күңелле итеп «Татар ашлары көне» концерт-мәҗлесләр оештырылган.
Республика хәрби комиссары контракт хезмәтенең өстенлекләре турында да сөйләде. Контракт килешүен чакырылыштагы хәрби хезмәткә алынганчы да төзергә була. Килешү 2 яки 3 елга төзелә. Контракттагы солдатларның һәм сержантларның айлык хезмәт хакы быелның октябреннән – 30-50 мең, ә взвод командирларыныкы – 62 мең сум.

– Казандагы «Патриот» рес­публика җыелу үзәге – Россия­дә иң яхшыларның берсе. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! Ул чакырылыштагыларга уңай шартлар тудыруда ярдәм итә. «Патриот»та көнкүреш мөмкинлекләре яхшы, шунда ук хәрби кием дә бирелә, – диде Сергей Погодин. – Татарстанның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты катнашында районнарда хокукый темага очрашулар үткәрелә.

Хәрби комиссар солдатларга бәйле төрле хәлләр килеп чыккан очракларда кичекмәстән хәбәр бирергә чакыр­ды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading