Документ авторлары-спикер Вячеслав Володин җитәкчелегендәге 300гә якын депутат, шулай ук сенаторлар. Үз теләге белән махсус операциядә катнашучыларга бердәм үрнәктәге таныклык бирү тәртибен Хөкүмәт билгеләячәк.
«Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, РФ Дәүләт Думасының сәнәгать һәм сәүдә комитеты рәисе Владимир Гутенев белдерүенчә: «без хәзер чираттагы, бик мөһим адымны ясыйбыз, аның нигезендә үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашучылар статусын хәзер унбиш меңгә якын булган ир-егетләребез алачак һәм аларга хәрби хәрәкәтләр ветераннарына тиешле ташламалар да биреләчәк».
РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов: «Ватанпәрвәрләр үз илләрен якларга бара. Батырлык кылалар. Үз теләге белән махсус операциядә катнашучылар һәрвакытта да булды, минемчә, безнең күп кенә җиңүләребездә аларның да өлеше зур. Мин аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә кирәк дип саныйм».
Әлеге закон иреклеләрне хәрби хезмәткәрләргә тиңләштерә. Аерым алганда, аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына шул ук социаль гарантияләр һәм компенсацияләр карала, алган акчалары исә шул ук вазифалардагы контрактникларныкыннан азрак булырга тиеш түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар