16+

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Бу бик матур, якты бәйрәм, ул безнең йөрәкләрдә тирән эз калдыра.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Бу бик матур, якты бәйрәм, ул безнең йөрәкләрдә тирән эз калдыра.

Һәр кеше тормышында төп кыйммәтләр – гаилә, мәхәббәт, тугрылык, туганнарыңны һәм якыннарыңны кайгырту. Бары тик мондый тормыш кына мәгънә белән тулы. Бары бу гына бәхет һәм шатлыкны тулы күләмдә тоярга мөмкинлек бирә, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә. Чөнки гаилә – халыкның һәм дәүләтнең нигезе, буыннарны бәйләүче, рухи, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләрне һәм кыйммәтләрне саклаучы.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә, ата-аналарыгызга, күп балалы гаиләләргә, күп еллар бергә гомер иткән парларга олы рәхмәтемне белдерәм! Йорт җылысын кадерләп саклагыз, һәм ул сезгә тынычлык, игелек, мәхәббәт алып килсен!

Июль аеның бу бәйрәм көннәрендә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында йөзләгән зур һәм әһәмиятле чаралар планлаштырылган. Сезне, республика халкын һәм кунакларын аларда катнашырга чакырам.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading