16+

Хөсәен Фәезхановның тууына 200 тулу уңаеннан "Фәезханов укулары" башланды

Түбән Новгород өлкәсе Сафажәй авылында мәгърифәтче, дин галиме  Хөсәен Фәезхановның тууына 200 ел тулу уңаеннан "Фәезханов укулары" башланып китте. Ул быел XIX тапкыр уздырыла. Бер үк вакытта XX  фәнни-гамәли конференция дә ачык дип игълан ителде.

Конференция башланыр алдыннан Хөсәен Фәезхановның каберен зыярат иттеләр. Аның рухына багышлап дога кылдылар. Ул биредә - туган авылы Сафажәйдә жирләнгән. Авыл үзенең данлыклы шәхесе белән горурлана.
Сафажайдәге төбәкара конференция  эшендә имамнар, галимнәр, төбәкләрдәге дин белгечләре һәм укытучылар катнаша. Фәнни-гамәли конференция онлайн һәм оффлайн форматта уза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading