16+

Хуҗабикәне тәрәзәдән кереп коткарганнар

9 сентябрь көнне Нурлат районының Салдакай авылында тулы бер хуҗалык - йорт, мунча, сарай янган.

9 сентябрь көнне Нурлат районының Салдакай авылында тулы бер хуҗалык - йорт, мунча, сарай янган.

Янгын турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә төнге 03:27 сәгатьтә килеп ирешә. Йортта янгын чыкканын күршеләре күреп ала. Ялкын йорт, мунча, сарай, җәйге ашханә мәйданын биләп ала.

Күршеләре тәрәзә аша кереп, бу вакытта йоклап яткан 1938 елгы хуҗабикәне янган йорттан алып чыга.

Янгында һәлак булучылар юк. Күрше йортларга зыян килмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading