16+

Хушбуй сибеп агуланган 16 кыз хастаханәдән чыгарылган һәм җинаять эше кузгатылган

Узган атна ахырында Арча педагогика көллиятендә 18 студентның билгесез матдә белән агулануы билгеле булган иде.

Узган атна ахырында Арча педагогика көллиятендә 18 студентның билгесез матдә белән агулануы билгеле булган иде.

Шуларның 16сы хастаханәгә китерелде. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевкә сылтама белән «Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде.  
 
Чыганак мәгълүматлары буенча, үсмерләрнең берсе интернет-кибеттән сатып алынган хушбуй алып килгән һәм сиптергән. Шуннан соң үсмерләр үзләрен начар хис итә башлаган.

Бу вазгыятьне Татарстан сәламәтлек саклау министры үз контроленә алды. Шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган эшче төркем дә вакыйга урынына барды.
Соңгы мәгълүматлардан билгеле булганча, Арча көллияте студентларының хастаханәгә эләгү сәбәбен аллергия дип ачыклаганнар. Бу турыда Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов хәбәр иткән. Аның сүзләре буенча, аллергия реакциясен аудиториядә сиптерелгән духи компонентларының берсе китереп чыгарган. Шунысы да мәгълүм, әлеге духи AliExpress тан сатып алынган булган.  

Әлеге кыз духи сиптергәч, студентлар үзләрен начар хис башлаган. Алар баш авыртуына, күңел болгануга зарланган. Кайсыларыныңдыр кан басымнары төшкән яки күтәрелгән, - дигән Осипов.       
Хәзерге вакытта студентларның хәле яхшырган. Алар хастаханәдән чыгарылган.
Әлеге факт буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган товарлар һәм продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading