16+

Хушбуйга кызыгып әрәм булган

Зәй районында ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре «кайнар эз»ләрдән 29 яшьлек ир-атны тоткарлады.

Зәй районында ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре «кайнар эз»ләрдән 29 яшьлек ир-атны тоткарлады.

Чаллыда яшәп ятучы бу адәм Зәйгә махсус талау оештыру өчен килгән, дигән шик бар. Хушбуйлар кибетеннән товар урлауда гаепләнә ул.

Кибет хезмәткәрләре бу урлау хакында полициягә көндезге сәгать өчләрдә хәбәр иткән. Урынга беренче булып ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре килеп җитә. Хокук сакчылары, шаһитлардан мәгълүмат җыеп, шуны ачыклый: сатып алучыларның берсе хушбуй урлап, тиз генә кибеттән чыгып качкан. Сатучы аның хокуксыз гамәлләрен күреп калып, артыннан йөгерә, кайсы якка качуын күреп кала. Каракның күрше йорттагы подъездга кереп китүен ачыклаган Росгвардия хезмәткәрләре хокук бозучының эзенә төшеп, кизү бүлегенә озата. Чаллының 1990 елгы кешесенә карата Җинаять кодексының 158нче маддәсе буенча эш кузгатылды.


Татарстан Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading