16+

Хыянәтче ирнең хатыны көндәшенең йортына ут төрткән. Кемне гаепләргә?

Йортсыз калган хатын туганнарында яши.

Хыянәтче ирнең хатыны көндәшенең йортына ут төрткән. Кемне гаепләргә?

Йортсыз калган хатын туганнарында яши.

Башкортстанның Иглин районы Көзәй авылында агач йорт янып беткән. Йорт хуҗасына янгын турында күршеләре хәбәр иткән. Йортка ут төрткәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Алдагы көнне йорт хуҗасы янына авылдашы килгән. Җен ачуы чыккан хатын ирен эзләп килгән, аларны хыянәт итәләр дип шикләнгән. 43 яшьлек хатынны өйгә кертмәгәннәр, ул бөтен нәрсәне җимерә башлаган, йорт тәрәзәсенә кирпеч аткан.

«Көнче ханым авылдашы йортының электр үткәргечләрен һәм электр счетчигын ваткан. Көндәше утсыз калган. Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итмәгән, көндәше тынычланыр дип уйлаган. Әмма һөҗүм ясаучы яңадан әйләнеп килгән, ә йорт хуҗасы куркып өйдән чыгып киткән», — дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Иглин районы буенча тикшерү бүлеге начальнигы юстиция майоры Эльмира Муслухова.

Нәтиҗәдә хыянәтче ирнең хатыны көндәшенең йортына ут төрткән. Хатын-кызны оператив рәвештә тоткарлаганнар һәм алдан уйлап милекне юкка чыгару яки зыян китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.

Көнче ханым беркая да китмәү турында гариза язган. Йортсыз калган хатын туганнарында яши.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading