16+

Хәзерге вакциналар "омикрон" штаммыннан коткара алачак

Гамәлдә булган вакциналар коронавирус инфекциясенең авыр очраклары һәм үлем-китемгә каршы әле дә иң нәтиҗәле чара булып кала.

Гамәлдә булган вакциналар коронавирус инфекциясенең авыр очраклары һәм үлем-китемгә каршы әле дә иң нәтиҗәле чара булып кала.

Яңа омикрон-штаммның барлыкка килүе дә моңа йогынты ясамады, дип искәртте брифингта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының өлкән фәнни хезмәткәре Сумия Сваминатан. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Вакциналар үзләренең саклагыч үзлекләрен югалтырмы-юкмы икәнлеген ачыклыйсы бар әле. Әмма гамәлдәге вакциналар, башка вариантлар кебек үк, авыр очраклар һәм үлем-китемгә каршы әле һаман да нәтиҗәле чара булачак», - диде белгеч.

Эксперт якын арада ковидка каршы препаратларның составын үзгәртү кирәклеген бәяләргә ниятлиләр. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading