Шундый эчтәлектәге тәкъдим язылган хатны депутат Сергей Миронов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов исеменә юллаган.
Анда хуҗалык итүче субъектларны пенсионерларга, шулай ук социаль яктан якланмаган гражданнарның башка категорияләренә түләүсез тапшыру өчен тиешле товарлар урнаштырылачак социаль киштәләр оештыруны йөкләү тәкъдим ителә.
Әмма шулай ук фудшеринг кысаларында нинди продуктлар тапшырыла алуын билгеләргә һәм аларның сыйфат критерийларын билгеләргә кирәк. Шулай ук фудшерингта катнашачак эшмәкәрләргә салым салуның гадиләштерелгән системасын урнаштырырга, аларның эшен контрольдә тотуны оештырырга кирәк.
Аңлатма: фудшеринг-ул кешеләргә бушлай ризык алырга яки, киресенчә, калган азык-төлек белән уртаклашырга ярдәм итә торган хәрәкәт. «Фудшеринг»сүзе инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә "ризык бүлешү" дигәнне аңлата.
Кешеләр социаль челтәрләрдә яки махсус сайтлар аша азык-төлек белән бүлешә. Кайвакыт оешмалар фудшеринг тармагына актив алына, мәсәлән, икмәк пешерү яки яшелчә базалары. Алар кичәге сатудан калган икмәк-булка эшләнмәләрен яки менә-менә срогы чыгарга тиешле җиләк-җимешне мохтаҗларга бирәләр.
Фудшеринг идеясе азык–төлекне чүплекләргә ташламас өчен уйлап табылган. Шул рәвешле әлеге хәрәкәт активистлары кешеләргә һәм планетага ярдәм итәргә тырыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар