16+

Кичә югалган ир мәете бүген елга төбендә табылган

Аяныч хәл Мөслим районы Урәзмәт авылы буасында килеп чыккан.

Кичә югалган ир мәете бүген елга төбендә табылган

Аяныч хәл Мөслим районы Урәзмәт авылы буасында килеп чыккан.

Мөслим районы Урәзмәт авылында кичә 53 яшьлек ир-ат югала. Бу хакта авылдашлары 112 номерына шалтыратып хәбәр итә.

Алдан фаразлар буенча, ул су буенда юкка чыккан, чөнки аның киемнәрен яр буенда табалар.

Әлеге буа коеныр өчен җайланмаган булуы да мәгълүм. Ир-атның мәетен коткаручылар табып алган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган, диелә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading