16+

Киевта Россия журналисты Александр Щетинин үле килеш табылган

Тикшерүчеләр "алдан уйланылган үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан

Киевта Россия журналисты Александр Щетинин үле килеш табылган

Тикшерүчеләр "алдан уйланылган үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан

Россия журналистының башында утлы корал ярасы бар, янында үлем алдыннан язылган записка яткан. Александр Щетинин Киевта үз фатирында табылган, дип хәбәр итә РИА Новости Украинаның Киевтагы Милли полициясе матбугат хезмәтенә сылтама белән дип яза http://tat.tatar-inform.ru

Үлем сәбәпләре ачыклана. Оператив тикшерү группасы ир-атны балконда башына утлы коралдан атылган килеш тапкан. Суд медицина экспертизасының башлангыч мәгълүматлары буенча, аның шимбә көнне кич үлүе ачыкланган.
Киев хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, үлүче 1962 елда туган Россия кешесе була. Ул берничә ел Киевта яши һәм интернет матбугат чарасы белән җитәкчелек итә.
Фаҗига булган урында полицейскилар атылган гильза, травматик пистолет, аның магазиннарын һәм үлем алды запискасын тапканнар. Фатир ишеге бикле булган, өйдәге тәртип үзгәрмәгән.
Тикшерүчеләр "алдан уйланылган үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан.
Шул ук вакытта "Оператив Киев" порталы Facebook-тагы битендә үлүченең Россия журналисты һәм "Новый Регион" агентлыгына нигез салучы Александр Щетинин икәнен яза.
Басма хәбәр иткәнчә, Щетининны Константиновская урамындагы үз фатиры балконында туган көне белән котларга килгән дуслары таба. "Александр урындыкта башына утлы коралдан атылган килеш утыра иде (урындык астында пистолет)", дип яза портал.
Эш үз-үзенә кул салган дип квалифицияләнергә мөмкин. Щетинин якыннарының берсенә электрон хат җибәргән булган, анда суицидка бару уе барлыгын хәбәр иткән, диелә материалда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading