Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты экспертлары киләчәктә ихтыяҗ аеруча зур булачак һөнәрләрне атады.
Хисапчы, табиб, укытучы, пешекче, бармен, кондитерлар, шулай ук тиешле квалификациясе булган хезмәткәрләр эшсез калмаячак. Ким дигәндә, якындагы 5-10 елда аларга ихтыяҗ бетмәячәк. Шулай ук дефицит профессияләр дә калачак. Аларга инженер-химик, биотехнологик җитештерүнең сыйфатын контрольдә тоту менеджеры, бүлү җайланмаларының җиһазларын ремонтлау буенча электрослесарь яки оператив-күчмә бригада электромонтеры кебек һөнәрләр керә.
Киләчәктә җитәкчеләр дә кирәк булачак. Әйтик, электр станциясендә смена башлыгы яки фармацевтика эшчәнлеге белән идарә итү өлкәсендәге белгечкә эшсез калам дип кайгырасы юк.
Комментарийлар