16+

«Килмешәк» спектаклен күрмәүчеләр дә карый алачак

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры яңа сезонга яңа мөмкинлекләр белән керә. Быелдан алар күрмәүчеләр өчен тифлокомментарийлы спектакль күрсәтә башлаячак. Тифлокомментарий яздыру өчен театр җитәкчеләре Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» спектаклен сайлаган.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры яңа сезонга яңа мөмкинлекләр белән керә. Быелдан алар күрмәүчеләр өчен тифлокомментарийлы спектакль күрсәтә башлаячак. Тифлокомментарий яздыру өчен театр җитәкчеләре Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» спектаклен сайлаган.

– Әлегә зур сәхнәдә бара торган спектакльләрне, техник сәбәпләр аркасында, тифлокомментарий белән күрсәтә алмыйбыз. Анда болай да спектакльләр рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителә. Тифлокомментарий өчен өченче канал ачарга туры килер иде. Ә театр сезоны башлангач, без инде аны эшли алмыйбыз. Киләсе сезонга бу мәсьәләне хәл итәрбез, – ди Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игламов.

Тифлокомментатор Гөлүсә Закирова сүзләренчә, милли театрларга тифлокомментарий кертү җайлырак, чөнки аларда синхрон тәрҗемә өчен аппаратура бар. Ә рус театрларында аны кертү авыррак. Гөлүсәнең бу инде икенче тәҗрибәсе. Узган сезонда ул Кариев театрында «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (Кейт Дикамилло) дигән спектакльгә тифлокомментарий ясаган иде.

– Тифлокомментарий – спектакльнең паузалары вакытында визуаль күренешләрне сүз белән аңлатып бару ул. Шул ук вакытта комментатор спектакль карауга комачау да итмәскә тиеш. Безгә сәнгать, фән һәм спорт өлкәсен үстерүче «Яңа караш» фонды тифлокомментарий ясау өчен аппарат бүләк итте. Спектакльләргә без шуның белән йөрибез. Беренчесе белән чагыштырганда, бу спектакльгә комментарий язу авыррак бирелде. Биредә визуаль образлар күп. Ул яхшы күрүче тамашачыны да киеренке халәттә тота. Монда исә аны күрмәүчеләргә аңлатырга туры киләчәк, – ди Гөлүсә Закирова.

Тифлокомментарийлы спектакльне инде бүген карап булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading