Икенче елга "Евровидение-2017"не Украина урынына Росия кабул итәргә мөмкин.
Әгәр октябрьгә кадәр Украина конкурсны уздыру урынын һәм нинди акчага оештыруны хәл итми икән, әлеге мәртәбәле конкурс Россиядә узачаклыгы хакында хәбәр итә "Известия".
Украина 2016 елгы "Евровидение"дә беренчелекне алган иде, шуңа киләсе елда конкурс анда узарга тиеш. Австралия икенчелекне алды, ләкин ул географик урыны буенча конкурсны кабул итә алмый, чөнки ул Европа регионнарында узарга тиеш. Шуңа күрә конкурсны уздыру өченчелекне алган Россия өстенә төшәргә мөмкин.
Конкурсны уздыруның көнен һәм урынын Украина инде берничә мәртәбә үзгәрткән. Башта шәһәрләр арасында конкурс нәтиҗәләрен 27 июльдә чыгарырга тиеш булганнар иде, аннары аны 1 августка күчерделәр. Җирле хакимияттәгеләр бәйге өчен акча күчерелде дигән булсалар да, әлегә һаман "Евровидение" уздырыласы шәһәр дә сайланмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар