16+

Киләсе елда театраль Сабантуй кайда узачак?

Бүген Апаста театраль Сабантуй уза.

Киләсе елда театраль Сабантуй кайда узачак?

Бүген Апаста театраль Сабантуй уза.

Киләсе елга театрлар Сабантуе Минзәләдә булачак.

«Бу Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев тәкъдиме. Ул якларда да бер уздырасы килә», — диде республикада театраль Сабантуй өчен җаваплы Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Безнең Сабантуй уздыру өчен бик матур урыннарыбыз бар. Район җитәкчелеге дә тәкъдимне хуплап каршы алды», — диде Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев.

Быел театр коллективлары Апас авылы мәйданына җыелды. Биредә бүген театраль Сабантуй үтә.

Театр Сабантуе 2005 елдан бирле Тинчурин театры инициативасы белән оештырыла.

Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading