16+

Киләсе елга Казанны зур спорт ярышы көтә

2020 елның 20-27 августында тарихта беренче тапкыр Казанда Берләшкән дәүләтләр бердәмлеге илләре уеннары узачак.

Киләсе елга Казанны зур спорт ярышы көтә

2020 елның 20-27 августында тарихта беренче тапкыр Казанда Берләшкән дәүләтләр бердәмлеге илләре уеннары узачак.

19 спорт төре буенча ярышлар Татарстан башкаласының 11 объектында оештырыла. Россиядә уеннарны рәсми рәвештә үткәрү Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец җитәкчелегендә хөкүмәт комиссиясе утырышында расланды, дип яза Казан мэриясе сайты.

Ярышларда, Россиядән тыш, Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина катнаша. Алардан тыш оештыру комитеты башка илләрне дә катнашырга чакыра ала. Казан 2 меңнән артык спортчы һәм 600 рәсми зат кабул итәр дип көтелә.

– Казан Россиянең спорт башкаласы булып тора, безнең шәһәрдә ярышларны гамәлдәге инфраструктура базасында үткәрергә мөмкин. Спорт объектлары да, Универсиада авылы да яхшы киңлек. Шулай ук «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәген кулланырга планлаштырабыз. Хәзер вакыйгага планлы әзерлекне башлыйбыз. Казанда уздырганнан соң, ул традицион булачак һәм БДБ илләрендә һәр ике ел саен үткәреләчәк, – дип билгеләп үтте Татарстанның спорт министры Владимир Леонов.

19 спорт төре буенча ярышлар Татарстан башкаласының 11 объектында уза. Алар арасында Су спорт төрләре сарае, «Ак Барс» көрәш сарае, Пляж спорт төрләре үзәге, «Мирас» спорт комплексы, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге, Спорт сарае һәм Үзәк стадион булачак.

Спортчылар дзюдо, самбо, пляж волейболы, пляж гандболы, мини-футбол, бокс, Таиланд боксы, шахмат, бию спорты, фехтование, каратэ, гер спорты, армрестлинг, мас-рестлинг, спорт көрәше, билбау көрәше, җиңел атлетика һәм баскетбол кебек спорт төрләрендә ярышачаклар.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading