16+

Киләсе елга минималь БДИның баллары билгеле. Артканмы, кимегәнме?

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы 2023-2024 уку елына югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь БДИ балларын билгеләгән. Ул боерык ведомствоның рәсми интернет-порталында басылып чыккан.

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы 2023-2024 уку елына югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь БДИ балларын билгеләгән. Ул боерык ведомствоның рәсми интернет-порталында басылып чыккан.

“РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы карамагындагы мәгариф оешмаларында белем алуга кабул ителә торган белгечлеккә яисә әзерлек юнәлешенә туры килә торган бердәм дәүләт имтиханының минималь балларын билгеләү”, – диелә хокукый документ текстында. Әлеге карарда җәмгыять белеме буенча минималь баллар 45 булырга тиешлеге күрсәтелгән. Тарих – 35, информатика – 44, чит тел – 30, рус теле, әдәбият, география – 40, математика, физика, биология һәм химия – 39 балл дәрәҗәсендә билгеләнгән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading