16+

Кимеми дә, әллә ни артмый да (коронавирус буенча яңа статистика)

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19ның 36 яңа очрагы расланды, дип хәбәр итә коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19ның 36 яңа очрагы расланды, дип хәбәр итә коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы.

Бүгенге көндә республикада әлеге авыруның барлыгы 4114 йоктыру очрагы теркәлгән. 2 969 кеше сәламәтләнде. Дәвалауда 1 133 кеше кала бирә.

Оперштаб белдергәнчә, 36 яңа очракның 35 е - элемтә аша йоктырган, берсе - читтән кергән. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.

Яңа очракларның географик бүленеше түбәндәгечә: Казан - 19, Яр Чаллы - 6, Нурлат районы - 3, Яшел Үзән районы - 2. Берешәр очрак - Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау һәм Чүпрәле районнарында ачыкланды.

60 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләр арасында 16 кеше чирләп киткән. 50 дән 60 яшькә кадәр - 9 авыру, 7се - 30дан 50 яшькә кадәр, 2се - 18 дән 30 яшькә кадәр һәм 70 тән 80 яшькә кадәргеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading