16+

“Кин-дза-дза!”да уйнаган актер Яңа ел төнендә үлгән

Артист Яңа елны якыннары белән каршылаган, ә иртән хатыны аны уята алмаган.

Артист Яңа елны якыннары белән каршылаган, ә иртән хатыны аны уята алмаган.

“Кин-дза-дза!” фильмында уйнаган Михаил Бычков  Яңа ел төнендә вафат булган. Бычковның улы сүзләренчә, әти-әнисе аның фатирына Яңа ел каршыларга килгән. Табын алдында кунаклар берәр бокал шампан шәрабы эчкән, әмма алкогольне кулланучылар булмаган. Бәйрәмнән соң алар күрше фатирдагы үз фатирларына чыгып киткән.

Иртән артистның хатыны Михаил әфәндене йокыдан уята алмаган. Табиблар аны йоклаганда үлгән дигән нәтиҗә чыгарган.

Михаил Бычков  «Кин-дза-дза!», «Борис Годунов», «Покровские ворота», «12 стульев»  һ.б. фильмнар аша танылган актер. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading