16+

«Кирәкле гамәлдән читтә калмыйбыз»

Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең Алексеевск районы ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре бушлай кан бирү акциясендә катнашты.

«Кирәкле гамәлдән читтә калмыйбыз»

Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең Алексеевск районы ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре бушлай кан бирү акциясендә катнашты.

Акцияне Республиканың кан салу станциясе белгечләре оештырды. Каты авырудан интеккән пациентларга һәм бәхетсез очрактан зыян күргән кешеләргә медицина ярдәмен оператив күрсәтү өчен кирәкле гамәл бу.
Өр-яңа медицина чаралары белән җиһазланган мобиль комплекс район үзәгенең үзәк хастаханәсе янында ачылган иде. Хезмәттән азат шәхси состав бу көнне иртә таңнан бирегә җыелды. Росгвардия хезмәткәрләре мондый акциядә беренче генә тапкыр катнашмый.

«Хезмәтебездә гражданнарның куркынычсызлыгын, иминлеген булдырабыз. Донорлык исә кемгәдер ярдәм итәргә, бәлки кемнеңдер гомерен саклап калырга тагын бер мөмкинлек. Безнен хезмәт тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч белән бәйле – кискен шартларда вакытында ярдәм кирәклеген бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа да бервакытта да читтә калмыйбыз – үзебез теләп, аерым хезмәткәрләр дә, коллектив белән берләшеп тә мондый чараларда катнашырга тырышабыз”, - дип сөйләде акциядә катнашучылар.

Мобиль станциянең медицина персоналы Татарстанның савыктыру оешмалары өчен бушлай кан бирүче ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алланын рахмате яусын,савабы узегезгэ булсын,Аминь!

    Мөһим

    loading